Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең төп бурычлары: баланың һәрьяклап үсеше өчен, аның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, психологик һәм педагогик шартлар тудыруны тикшерү һәм җитәкчелек итү; мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын яхшырту һәм аны контрольдә тоту; мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең һәм педагогик кадрларның квалификацияләрен күтәрү.

Бүлек түбәндәге функцияләрне үти:

1 ) мәктәпкәчә белем бирү системасы үсешен анализлый һәм үсеш тенденциясен алдан фаразлый, аерым мәктәпкәчә белем бирү программаларының өстенлекле үсешен һәм максатларын нигезли;

2) белем бирү учреждениеләре эшендә төп юнәлешләрне һәм бурычларны билгели;

3) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең автоматлаштырылган «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмат системасында эшләвен координацияли һәм контрольдә тота; Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, автоматлаштырылган «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмат системасының «Барс-груп» белгечләре белән элемтәдә тора;

4) физик һәм акыл үсеше буенча тайпылышлары булган балалар төркемнәрендә кулланыла торган махсус педагогик программаларның үтәлешен, бала үсешендәге кимчелекләрне бетерү һәм аларны социаль адаптацияләү эшен контрольдә тота;

5) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы үтәлешен контрольдә тота;

6) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасында һәм Идел буенда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау эше белән җитәкчелек итә;

7) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларның физик һәм рухи үсешенә ярдәм итү, балаларда сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру, аларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү эшен контрольдә тота;

8) мәктәпкәчә белем бирү системасын мәгълүматлаштыруга ярдәм күрсәтә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү процессында яңа мәгълүмати алымнар куллану эшен координацияли;

9) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тикшерә, тәрбия һәм белем бирү, методик эшчәнлекне контрольдә тота;

10) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең сорауларын исәпкә алып, профессиональ компетентлылыкны күтәрүнең отышлы алымнарын һәм формаларын билгели;

11) семинарлар уздыру ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең компетентлылыгын күтәрү эшен оештыра;

12) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә түләүле белем бирү хезмәтен оештыруны контрольдә тота;

13) аттестация вакытында педагогик хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә экспертиза уздыра;

14) муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген лицензияләүдә булышлык итә;

15) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен лицензияләүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән үзара эшчәнлек алып бара;

16) мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпләрнең тәрбия һәм белем бирүдә, методик эшчәнлектә, көндәлек һәм перспектив планлаштыру эшендә дәвамлылыгын оештыра;

17) «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – гаилә – җәмәгатьчелек» үзара эшчәнлеге буенча килеп туган мәсьәләләрне тикшереп тора;

18) мәктәп белән эшчәнлектә дәвамлылык булдыруда, ата-аналар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрмәүче балалар белән эшләүдә алдынгы балалар бакчаларының педагогик эш тәҗрибәсен өйрәнә, аны гомумиләштерә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең агымдагы эшчәнлегенә кертә;

19) идарә Коллегиясендә каралырга тиешле материалларны әзерли;

20) массакүләм мәгълүмат чаралары, конференцияләр, семинарлар аша ата-аналар арасында педагогик белемне пропагандалау эшен тормышка ашыра;

21) педагогика һәм психология буенча актуаль мәсьәләләргә конференцияләр, семинарлар, киңәшмәләр, күргәзмәләр, бәйгеләр, фестивальләр оештыра, педагогиканың югары казанышларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең агымдагы эшчәнлегенә кертә;

22) аналитик материаллар һәм шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү торышын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерли;

23) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы буенча чыгарылган законнарга туры китереп, мәктәпкәчә белем бирү системасының идарә эшчәнлеге, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге буенча планлаштыруны һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына хисап ясауны гамәлгә ашыра;

24) төрле категориядәге педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларына конкурслар оештыра;

25) Бөтенроссия һәм республика конкурсында катнашу өчен материаллар әзерләүне оештыра;

26) гражданнарның хатлары, мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре буенча эшли;

27) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, муниципаль хокукый актларына туры китереп, башка функцияләр дә үти;

28) балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча шәһәр программаларын эшләүдә катнаша һәм үз компетенциясе кысаларында аларны тормышка ашыруны тәэмин итә;

29) санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыруны тикшереп тора;

30) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәле эшләвен һәм үсешен тәэмин итә;

31) үз компетенциясе кысаларында, мәгълүмат туплый һәм аны эшкәртә, авыру һәм имгәнү очракларында анализ ясый һәм профилактика буенча чаралар күрә;

32) балаларның авыру һәм имгәнү очракларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан статистик хисап бирүне тәэмин итә;

33) үз компетенциясе чикләрендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген лицензияләүдә һәм аттестацияләүдә ярдәм күрсәтә;

34) мәктәпкәчә белем бирү системасын мәгълүматлаштыруга булышлык итә, муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне сәламәтләндерүдә яңа мәгълүмати технологияләр эшләү, куллануны оештыра һәм координацияли;

35) балаларны рухи һәм физик яктан үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә торган чаралар уздыра;

36) мәгариф системасындагы гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итүгә багышланган конференцияләр, киңәшмәләр, күргәзмәләр, бәйгеләр, семинарлар оештыра;

37) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең санитария кагыйдәләре һәм нормалары таләпләрен үтәүләрен, дәүләт стандартлары нигезендә штатлар белән тәэмин ителешен контрольдә тота;

38) билгеләнгән тәртиптә, үз компетенциясе чикләрендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген контрольдә тота;

39) билгеләнгән тәртиптә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту буенча чаралар уздыруны һәм шартлар тудыруны тикшереп тора;

40) балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук техник куркынычсызлык буенча балалар бакчалары мөдирләренә инструктаж үткәрә;

41) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре буенча титул исемлеген төзүдә катнаша, үз компетенциясе чикләрендә, аның үтәлешен контрольдә тота;

42) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре биналарын техник карау графигын төзүдә катнаша, биналарның техник торышын яхшырту буенча чаралар күрә;

43) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, шулай ук бәйрәмнәрдә бина фасадларын бизәү буенча чаралар үткәрә;

44) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә торган ремонт-төзү эшләренең  һәм хезмәт күләменең хакын киметү, аларның төп фондын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар планын төзи;

45) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре биналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча дәүләт стандартларын һәм техник шартлар булдыру эшендә катнаша;

46) билгеләнгән тәртиптә, агымдагы ремонт эшләреннән соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен кабул итү комиссиясе эшендә катнаша;

47) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен, хезмәтне саклау һәм милектән файдалануда иминлекне тәэмин итү буенча эшчәнлекләрен координацияли.


Җитәкче:

Одинцова Елена Дмитриевна

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Четверг, 28 сентября 2023, 11:10